Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Офыгында кояш нуры”

Китапханәдә Сания Әхмәтҗанованың иҗаты буенча “Офыгында кояш нуры” исемле поэзия сәгате үтте. Чарада “Йолдызларга карап юлга чыгу, Җилкән ярсу йөрәгем” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Китапханәче шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аның танылган шигырьләрен укыды,  шигырьләренә популяр халык җырларын тыңладылар. Аның шигырьләре яхшылыкка чакыра, гүзәллек, гаделлек, эчкерсезлек, табигать, ватан, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияли. Китапханәче укучыларга аның “Гәрәбә” исемле китабын тәъдим итте. Китапта шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи шигырьләре, "Татар кызлары" дигән лирик-эпик циклы тупланган. Ул милләтебез тарихында якты эз калдырган күренекле хатын-кызларга, "Сүнмәс балкыш" поэмасы, үз-үзен аямыйча татар халкына хезмәт иткән фидакарь табиб һәм галим Карл Фуксның образын һәм популяр җырлар текстларын сурәтләгән.