Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Ачыла тарих битләре”

11 нче март көнне Утар-Аты авыл китапханәсендә, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан, киң даирә китап укучылар өчен «Ачыла тарих битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды . Анда язучының биографиясе, иҗаты белән таныштыручы китаплар тәкъдим ителде. Укучыларга аның романнары, повестьлары, шулай ук төрле елларда нәшер ителгән хикәяләре белән танышу бик кызыклы булды. Күргәзмәнең төп китаплары:1)Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлы академик басмасының 1 нче томында әдипнең башлангыч чор хикәяләре һәм "Казакъ кызы" романы урын алган. 2) 2 нче томында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның әдәби иҗат үрнәкләре - Октябрь инкыйлабына кадәр иҗат ителгән "Татар хатыны ниләр күрми" повесты һәм "Яшь йөрәкләр" романы туплап бирелгән. 3) 3 нче томында язучының "Алмачуар" хикәясе, "Кызыл чәчәкләр" һәм "Адәмнәр" повестьлары, "Тирән тамырлар" романы, "Яңа кешеләр" драмасы урын алган. Кадерле китап укучыларыбыз Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!