Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Әбием курчаклары”

3 нче март көнне Утар-Аты авыл китапханәчесе Югары-Аты башлангыч мәктәбендә 2022 ел - Россия халыкларының мәдәни Мирасы елы уңаеннан  "Әбием курчаклары" дип исемләнгән тукымадан курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу чараның максаты -  халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Курчак - планетада иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Борынгы заманнарда аларны төрле материаллардан ясаганнар, һәр уенчыкка тирән мәгънә салынган. Моннан күп гасырлар яшәгән кешеләр курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар. Һәрбер бала үзенең курчак ясау эшен бөтен күңелен биреп башкарды. Алар үзләре тудырган матурлыкны Әниләренә бүләк иттеләр.