Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Туган ягым – батырлар төбәге”

Ел саен 23 февральдә без туган җиребезне яклаучы барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйбыз. Чөнки нәкъ менә аларга Ватан сакчылары булу дигән мактаулы бурыч йөкләнә. Ватанны саклаучылар көнендә без туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаучыларга, тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Югары Аты башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Туган ягым – батырлар төбәге"дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Бу чарада китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Программа барышында балалар Ватанны саклаучылар көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр, Россия Армиясенең патриотизмы турында җырлар тыңладылар, хәрби тематикага рәсем конкурсында катнаштылар. Чара "Туган ил сакчылары” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.