Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Дөньяда иң матур тел – ул минем Туган телем!”

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Югары-Аты башлангыч мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, укытучылар, тәрбиячеләр белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үтте. Бу чара балаларга туган телнең бөеклеген һәм матурлыгын күрсәтә. Ул туган телгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Чарада «Минем туган телем» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда безнең телебезнең нинди булуы, аның үсешендәге заманча тенденцияләр, сүзләр һәм гыйбарәләр барлыкка килүе турында китаплар күрсәтелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Кичәбез “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды. Без бу чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдердек һәм татар теленең байлыгы, аны өйрәнү һәм аңлау белән кызыксыну уятыр дип өметләнәбез.