Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сөйлим туган телемдә”

15 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Утар - Аты балалар бакчасында кече яшьтәге балалар өчен Туган тел көненә багышланган «Сөйлим туган телемдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Бу чара балаларга туган телнең бөеклеген һәм матурлыгын күрсәтә. Ул туган телгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Бу кичәне үткәрү өчен балаларга алдан ук шигырьләр бирелде. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән бергә алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнделәр. Балалар белән «Минем туган телем» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Туган телдә дөрес итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнү – бу һәр кешенең үз иле алдындагы бурычы. Шуңа күрә барысына да үз телеңне белергә һәм сакларга кирәк. Чара «Минем туган телем» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. Анда безнең телебезнең нинди булуы, аның үсешендәге заманча тенденцияләр, сүзләр һәм гыйбарәләр барлыкка килүе турында китаплар күрсәтелде. Без бу чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдердек һәм татар теленең байлыгы, аны өйрәнү һәм аңлау белән кызыксыну уятыр дип өметләнәбез.