Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Изгелек кылып яшик”

Декабрь аенда —  Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, олылар турында сүз бара. “Ачның хәлен тук белми” дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына-шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булырга тырышабыз. Кеше дигән олы исемне йөртү-олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.