Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“СПИД – гасыр бәласе”

1 нче декабрь көнне авыл китапханәсендә СПИД ка каршы көрәш кысаларында “СПИД – гасыр бәласе” дип исемләнгән күргәзмәгә обзор ясалды. Бу ел саен үткәрелә торган чаралар 1988 нче елдан бирле халыкны иң борчыган сорауларга җавап кебек яңгырый. Ул – авыруга каршы профилактика үткәрү һәм шул авырудан үлүче корбаннарны искә төшерү көне дә. Күргәзмәдә массакүләм халыкны борчыган сорауларны эченә алган китаплар, журналлар, брошюралар урын алган.