Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сабантуйда халкым бәйрәм итә!”

12 нче июнь көнне Утар-Аты авылында Сабантуе гөрләп үтте. Күптән күрешмәгән, очрашмаган авылдашлар, классташлар, туганнар бергәләшеп күңел ачтылар, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Һава торышы искиткеч яхшы торды. Утар-Аты  авылының Сабантуй мәйданы бик матур су буенда урнашкан.  Авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы бәйрәмне җирлек халкын, кунакларны Сабантуй белән белән тәбрикләде, “Идел” агрофирмасы директоры  бәйрәм сәламенә кушып, бүлекчә уңганнарына Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Мәйдан уртасында төрледән-төрле кызыклы уеннар гөрләде, теләгәннәр аларда катнашып, бүләкләр алдылар. Җыр-моң яңгырап торды.