Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Соңгы кыңгырау - 2021”

22 нче май көнне китапханәче Утар-Аты төп гомумбелем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсендә катнашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Сезне кадерләп үстергәг әти-әниләрегезнең, үз баласыдай якын күреп яраткан, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызның йөзенә кызыллык китермәгез! Онытылмаслык мәктәп елларыныңматур истәлекләрен күңелегездә саклагыз! Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю атлагыз дигән теләктә калды.