Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Тормыш матур – күрә белсәң, Тормыш матур – яши белсәң”.

 Утар-Аты авыл мәдәният йорты  китапханә белән   берлектә 11 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында                          “Тормыш матур – күрә белсәң, Тормыш матур – яши белсәң” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән Утар-Аты авылында яшәүче, тумыштан гарип Вәлиева Рәмзия апа яшәгән йортка бардылар. Китапханәче  балаларга янәшәбездә авыр хәлдә калган, ярдәм һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын аңлатты. Без кешеләргә игътибарлы булырга, хәлләрен белеп торырга өндәде; кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр, җырлары җырланды. Рәмзия апа укучыларга рәхмәт әйтеп, тырышып укуларын теләде.