Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Без Тукай оныклары “

        19 сентябрь көнне Утар-Аты авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә әдәбият елы кысаларында Югары-Аты авылында “Без Тукай оныклары “ дип исемләнгән әдәби мәйдан үздырды. Үткәргән чара халыкны әдәбиятка,китапханәгә күбрәк тарту максатыннан оештырылды. “Милләтемнең Бөек әдипләре, Йөрәкләрдә мәңге сакланыр” дигән исемдә китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды..
      Китапханәбезнең ветеран укучысы Мөршидә апа Хәйруллина үзенең
яратып укыган китаплары турында фикер алышты,яшь буыныбызга үзенең киңәшләрен  
бирде
, язган шигырьләрен сөйләде.
      2016 елда татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгы узачак.Әдәби мәйданда шуны истә тотып балалар арасында да Г.Тукайның иҗаты һәм тормышы  буенча
әдәби викторина уздырдык.