Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Җирле үзидарә: үткәне, бүгене, киләчәге...”

21 нче апрель- Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан Утар-Аты  авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә бик матур очрашу кичәсе уздырылды.  Җирле үзидарә- җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият.   Очрашуга төрле елларда шушы өлкәдә эшләп чыккан хезмәт ветераннары, бүгенге көндә Утар-Аты  авылы җирлеге башлыгы булып эшләүче Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы чакырылган иде. Авыл советы рәисе булып эшләгән  Моратов Рәшит Гыйният улы,  Хәкимҗанов Әхтәм Габделфәрт улы үзләре эшләгән чордагы җитди мәсьәләләр хакында искә алдылар, иң истә калган вакыйгалар хакында сөйләделәр. Төхфатуллина Зәйтүнә Хуҗи кызы, Галимзянова Гөлшат Әбүкарам кызы да хезмәт куйган елларына күзәтү ясады. Бүгенге көн авыл сулышы нинди, хәл итәсе төп мәсьәләләр турында җирле үзидарә рәисе таныштырды, үзенә адресланган сорауларга бик теләп җавап бирде ,бәйрәмгә килгән кунакларны тәбрикләп, аларга сәламәтлек, матур тормыш теләде. "Бер очрашу- бер гомер " дип юкка гына әйтмиләр шул, кичәдән һәркем рухи канәгатьлек алды.