Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Үз телемдә шигырь укыйм”

      Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә 2021 ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Үз телемдә шигырь укыйм” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте. Китапханәче “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте. Әлеге чарада “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. "Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"-дип язган Туфан Миннуллин. Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк,- дигән матур теләкләр белән тәмамланды әлеге очрашуыбыз.