Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Яз кызы Нәүрүзбикәне каршылап”

          Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Утар-Аты мәдәният йорты китапханә белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Яз кызы Нәүрүзбикәне каршылап" дигән бәйрәм үткәрдек. Мәдәният йорты җитәкчесе Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Балаларны өстәл янында кайнар чәй, тәмле коймак,  казанда пешкән пылау көтә иде. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.