Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Тормыш матур – күрә белсәң, тормыш матур - яши белсәң!”

        Яшьләр арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып бару, наркотиклрга карата нәфрәт хисе уяту,  сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү максатыннан Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Тормыш матур – күрә белсәң,тормыш матур - яши  белсәң!” дигән темага актуаль сәгать үтте. Китап укучы яшьләр белән “Нәрсә ул наркомания?”, “Кем ул наркоман?”, “Ни өчен кеше наркоман булып китә?” дигән сорауларга җавап эзләдек. Наркоманиянең килеп чыгу тарихы, наркотиклар безнең организмга нинди йогынты ясый дигән темаларга да фикер алыштык. Бигрәк малайларның гына түгел, кызларның да аракы эчүе, тәмәке тартуы, наркотиклар куллануы борчый. Белеп торсалар да, барыбер үзләрен агулыйлар. Бу гадәтләр бит бер кешегә дә соңыннан шатлык китерми. Кызлар-малайлар уйнап-көлергә, саф күңелле булырга, спорт белән дус булырга тиеш. Без, яшьләр, үзебезне агуларга теләмибез, бәхетле, матур һәм сәламәт булып үсәргә телибез!, - дигән теләктә калабыз.