“Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар...”
Утар Аты авыл китапханәсе мөдире Миңнуллина Фәрдия Фарук кызы тыл хезмәтчәне Загидов Илдус Гани улы янында булды. Ул ветеранны котлады, аңа Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызының котлау открыткасын тапшырды. Ветеранга батырларча хезмәте һәм бүгенге буынның тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәтен белдерде, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.