Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Тулган ай күк түгәрәктер Әнкәйле дөнья гына!”

8 март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Утар-Аты мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмгә барлык әниләр, дәү әниләр, апалар, сеңелләр чакырылган иде. Утар-Аты авыл китапханәчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм Утар-Аты авыл җирлегенең хатын-кызлар җитәкчесе Миннуллина Фәрдия һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гайнуллина Суфия барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында узды. Экранда уйнатылган уеннарда Әниләребез актив катнашты. Авылдашларыбызның   моңлы җырлары, “Алтынай” бию төркеменең дәртле биюләре тамашачыларның күңелләренә хуш килде.