Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Минем авылым”

      Туган як тарихын туплау максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе, "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" белән берлектә  , "Минем авылым" иҗади – эзләнүләр бәйгесе уздырды. Утар-Аты авыл китапханәсе мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы Утар-Аты авылы тарихы турында мәгълүмат туплап, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.