Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Илгә- матурлыкны, җиргә-батырлыкны сез бирәсез, газиз Әниләр!”.

И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

        Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…

Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә

пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың».

      Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан китапханә, мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрдек. Кичә күңелле уеннар, матур теләкләр, җырлар белән үрелеп барды.