Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Батырлык көне"

        27 гыйнварда Ленинград шәһәрен (Санкт-Петербург) фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан Утар Аты авыл китапханәсе "Батырлык көне" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара Югары Аты башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында узды. Укучылар белән Юрий Яковлевның "Девочка с Васильевского острова" әсәрен укыдык. Блокадалы шәһәрдә 900 көн дәвамында кешеләр ачлыктан һәм салкынлыктан интеккән. Кайбер чыганаклар буенча миллионнан артык кеше үлгән. Ачлыктан интеккән кеше өчен 125 грамм икмәк, өстәвенә, аның сыйфаты бик түбән, бик аз. Ленинградлылар бу сугышны үз сабырлыклары белән җиңделәр. Чарада барлыгы 25 кеше катнашты.