Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Сәнгать төне – 2019"

3 ноябрь  көнне Утар-Аты авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган "Сәнгать төне – 2019" Бөтенроссия акциясенә кушылып, “Мәдәният, әдәбият, театр сәнгате - бер-берсенә аерылгысыз җепләр белән бәйләнгән” дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Бу көнне китапханәгә яңа китаплар һәм театр дөньясын, театр сәнгатен яратучы иң актив китап укучылар җыелды. Чара барышында  китап укучылар белән якташыбыз Гөлсинә Зәкиеваның “Без, без, без идек”дип исемләнгән әсәрен укыдык.