Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Җиңү язы яңгырый илемдә."

8 май көнне мәдәният йорты,балалар бакчасы коллективлары белән берлектә "Җиңү язы яңгырый илемдә." дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичәбезне һәйкәл янында үткәрдек. Кичәбезнең төп кунаклары сугыш чоры балалары,тыл ветераннары иде.Авылыбызда тыл ветераннары өчәү: Гайнетдинова Бибигайшә апа,Ахметзянова Әлфия апа,Мухаметшина Зөхрә апалар.Аларга Авыл Җирлеге башлыгы Альбина Мухаметшина  котлау открыткалары тапшырды.Ветераннарыбызның үзләренең дә сөйләшер сүзләре,әйтергә теләгән теләкләре күп иде.Минем өчен шунысы куанычлы, алар барысы да олы яшьтә булуларына карамастан китапханәбезнең актив китап укучылары булып торалар.Кичәбез нәниләребезнең,яшьләребезнең җыр - биюләре,матур шигырьләре белән үрелеп барылды.Ахырдан сугыштан кайтмый калган,шулай ук инде туган якларыбызга кайтып та, бүгенге көндә вафат булган ветеран әби - бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып,һәйкәлгә чәчәкләр салдык.