Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Хыялларга канат итеп"

9 март көнне Орнашбаш авыл мәдәният йортында китапханәче Гараева Венераның "Укенергә калган гомер" дип исемләнгән 2 пәрдәлек драмасы сәхнәгә куелды.Драмада вакыйга картлар йотында барды.Театр бәйрәмендә Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алинә Тагировна,Утар - Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинуровна да катнашты.Тетрәндергеч,зур мәгънә салынган эчтәлекле бу пьеса таташачыны үзенә нык җәлеп итте.