Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Әфганстан - йөрәк ярам"

14 февраль көнне Орнашбаш авыл мәдәният йортында китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  "Әфганстан -йөрәк ярам" дип исемләнгән әфганчылар белән очрашу үткәрдек.Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга - 30 ел уңаеннан үткәрелгән кичәбезнең кунаклары : Сафин Рәшит,Гомәрев Фәрит,Вилданов Хәлим,Нуриев Ринат,Хасанов Айдар.Бу олы йөрәкле,солдатларыбыз хөрмәтенә "Утлы таулар кайтавазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде,шигырьләр,җырлар яңгырады.Район башкарма кометиты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифзянов интернационалистларны котлап медальләр тапшырды.Авыл җирлеге башлыгы Мухамметгалиева Альбина Газинур кызы да котлау сүзләрен җиткерде.Әфганстанда сугышында хезмәт иткән ир - егетләребезнең күрсәткән батырлыкларын онытмыйк.