Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Без укырга яратабыз"

   Безнең китапханәбезнең актив өлкән укучылары белән сезне дә таныштырасым килә.Менә алар: Сибгатуллина Нурия Шәмси кызы,Гарифзянова Нурания Нуретдин кызы,Хакимов Рәшит Гәлләм улы,Юсупов Айдар Шәйдулла улы.Алар безнең көн дә китапханәбезгә килеп яңа килгән газет - журналлар белән танышып торалар.Яңа килгән мәтбүгатны түземсезлек белән көтеп алалар.Китапларны да яратып укыйлар.Рәхмәт сезгә китап укучыларым.Башкалар да сездән үрнәк алсыннар,сездән калышмасыннар дигән теләктә калам.