Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Ленинград блокадасы балалары"

Китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 4 - 7 сыйныф укучылары белән тарихи сәяхәт үткәрделәр.Укучылар Ленинград блокадасы нәрсә ул?,Ул кайчан башланып,кайчан тәмамланган? кебек сорауларга җаваплар тыңладылар."Дети блокадного Ленинграда" дип исемләнгән электрон презентация карадылар.Биредә алар сугыш чорында балаларның ничек яшәгәннәрен,кечкенә булуларына карамастан күпме завод фабрикаларда станокларда эшләүләрен күрделәр.Сәяхәтебезнең максаты:үткәннәрне барлау,батырларны таный белү,патриотик хисләр тәрбияләү иде.