Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тапкырга табышмак"

8 декабрь көнне китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Тапкырга табышмак" дип исемләнгән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрдек.Балалар башта китапханәдәге табышмаклардан гына торган китаплар белән таныштылар.Аннан китапханәче әйткән табышмакларга җавап биреп,шул җавапларын рәсемнәрдә дә ясап күрсәттеләр.Аннан күңелле мастер - клвсс үттеләр.Биредә алар яңа ел чыршысын үз куллары белән ясарга өйрәнделәр.Ахырдан балаларның барысына да баллы бүләкләр тапшырдык.