Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Геройлар мәңге онытылмас!"

9 декабрь - Ватан Геройлары көне.Әлеге көн уңаеннан Орнашбаш авыл китапханәсендә киң катлау укучылар өчен "Геройлар мәңге онытылмас!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары турында сөйләде."Алар үлемсезләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәреп районыбызның хезмәт кырында үзләрен аямыйча җиңүгә ирешкән 6 Социолистик Хезмәт Геройлары белән таныштырды.