Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Гомерем китабы битендә яшьлегем елмая күрегез".

4 ноябрь көнне Орнашбаш мәдәният йортында "Гомерем китабы битендә яшьлегем елмая күрегез" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе үткәрдек.Кичәбез исеменнән күренгәнчә,үзләренең гомер бәйрәмнәрен үткәрүчеләргә багышланды.Залга 80,75,65,60,яшьләрен үткәргән авылыбызның актив китап укучылары чакырылды.Алар үзләренең тормыш юллары белән безне таныштырып үттеләр.Сәхнәгә чыгып 65 яшьлек китап укучыбыз Хакимова Асия апа үзенең авыр да катлаулыда үткән тормышы белән  таныштырды.Аның гомер китабы битләрендә авыр да,катлаулы да шул ук вакытта күңелле мизгелләр дә бар иде. 65 яшьлек юбилярыбыз Гомәров Гали абый да безнең китапханәбезнең актив китап укучысы,ветераннар советы рәисе.Аның гомер китабы белән дә без якыннан таныштык.Яшьләргә гыйбрәт алырлык күренешләр дә,сокланырлык матур мизгелләр дә юбилярыбызның гомер китабы битләрен ачкан саен чагыла иде.Аларны ачкан саен ачасы,укыйсы килерлек.Бәйрәм матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барылды.Кичә ахырында барлык юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.