Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Саумы алтын көз"

7 октябрь көнне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Саумы алтын көз" дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрелде.Балалар көз турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр,җырлы - биюле уеннар уйнадылар,көз темасына багышланган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.Алтын көзнең мул уңыш бирүче ел фасылы икәнен балаларга аңлатып үтү максатыннан "Көзге муллык" дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм аңа күзәтү ясалды..