"Нәсел җөбен барлыйм дисәң,шәҗәрәләр килер ярдәмгә"
19 август көнне Орнашбаш авыл китапханәсенең уку залында "Нәсел җөбен барлыйм дисәң,шәҗәрәләр килер ярдәмгә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.Кичәбездз китапханә каршында эшләп килүче Ак калфак клубына йөрүче хатын- кызларыбыз катнашты.Алар үзләренең нәсел җөпләрен барлап ясаган шәҗәрәләре белән таныштырдылар.Гөлфирә апа Ахмадуллина үзенең әтисе ягыннан төзелгән шәҗәрәсе белән таныштырды,бүгенге көндә әнисе ягы нәселен барлауы,турында да әйтеп үтте.Шәҗәрә - ул нәсел - ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема,нәсел агачы.Бу эшне башкару ,эшләү барлык кешенең дә кулыннан килеп тә бетмәскә мөмкин.Әмма без барыбыз да үз ата - бабабызны,әти - әниебезне,туганнарны,күрше - күләннәрне барларга,үзебездән сон килгән буынга мирас калдырырга бурычлыбыз."Ата - бабалы кеше,тамырлы имән" - дигән халык мәкалләре юкка гына әйтелмәгән.