Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Алсу гөлләр сезгә ветераннар!"

8 май көнне Җиңү көне уңаеннан Орнашбаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре,китапханә,балалар бакчасы катнашында "Алсу гөлләр сезгә ветераннар!" дип исемләнгән әдәби музыкаль  кичә үткәрдек.Китапханәдә бәйрәм уңаеннан "Җиңү язы күңелләрдә"дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Тыл ветераннарын,сугыш чоры балаларын хөрмәтләп балалар башкаруында матур җырлар,шигырьләр яңгырады.Кичәне Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Гайнуллин Илгиз Ильяс улы башлап җибәрде.Әби - бабайларыбыз үзләренең сугыш чорында күргән истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичә тәмамланганнан соң һәйкәлгә чәчәкләр куеп,бүгенге якты көн өчен сугышта һаләк булган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.