Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Китабым нур сибә юлыма"

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.Бу уңайдан китапханәбездә "Китабым нур сибә юлыма" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрдек.Кичәбезнең кунаклары балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз иде.Балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар,әкиятләр,шигырьләр укыганны яратып тыңладылар.