Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Ачтым күңелем пәрдәсен"

10 февраль көнне Орнашбаш мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре "Ачтым күңелем пәрәдәсен " дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек Кичә авылыбызда чыгып килүче  "ОрнашБаш" газетасының 3 яшьлек туган  көненә багышланды.Бәйрәмгә авылдашларыбыз  газетаның проект җитәкчесе Хакимов Рәдис Фәрит улы,консультант Габдрахманова Фәнүзә Хәйдәр кызы,баш редактор,макет әзерләүче,битләргә салучы,хатлар бүлеге - Валиев Ленар Илнур улы чакырылды.Аларның чыгышлары тыңланды.Шулай ук кичәбез барышында   районыбыздан килгән кунакларыбыз да катнашты.Авылдашыбыз, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләре буенча урынбасары Гарифҗанов Рамиль Илгиз улы,Арча хәбәрләре газетасы редакторы Гөлсинә Зәкиева,Арча Үзәк китапханә хезмәткәре Ләйлә Арсланова.Алар да үзләренең теләкләрен газета укучыларыбыз белән уртаклаштылар."ОрнашБаш" газетасында үзләренең язмалары,шигырьләрен дайми бастырып килүче авылдашларыбыз да катнашты.Бәйрәм җыр,биюләр белән үрелеп барылды.