Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Йөрәк моңын дөньяга сирпеп..."

18 январь көнне Орнашбаш мәдәният йортында язучы,драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Йөрәк моңын дөньяга сирпеп..." дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.Кичә барышында китапханәче И. Юэеевның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырды."Үзе таныш,үзе  яңа моң..." дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды,презентация күрсзтелде.Кече яшьтәге китап укучылар,өлкәннәр Илдар Юзеев шигырьләрен,җырларын башкарды.