Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Бу ел Россиядә" Гаилә елы"дип игълан ителде.Шуңа бәйле рәвештә, Арча Үзәкләштерелгән китапханә системасы укучы гаиләләрне ачыклау өчен "Китаплы гилемле гаилә" иҗади конкурсы игълан итте. 11 апрельдә конкурс Наласа авыл мәдәният йортында узды.. Конкурста 6 авылдан гаиләләр катнашты, алар балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар.Безнең китапханәдә Илмира һәм Илнар Сабировлар гаиләсе бар иде. Алар" тарихлы гаилә"номинациясендә җиңү яуладылар. Конкурста катнашкан һәр гаиләгә рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек, игелекле, тыныч көннәр, илебез файдасына тынычлык һәм иминлек телибез. Китапны яратыйк.Һәр гаиләнең аны кызыксынып укуын телим.