Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Китаплы көн"

2 апрель 1967 елдан балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китабы күп еллар дәвамында үсеп килүче буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Укып үскән баланың саф җаны, югары дәрәҗәдәге фикерләү сәләте бар. 25 марттан 2 апрельгә кадәр ел саен балалар китабы атналыгы билгеләп үтелә. Атнада балалар өчен төрле чаралар үткәрелә, китап күргәзмәләре тәкъдим ителә. 2 апрельдә Орнашбаш авыл китапханәсендә "Китаплы көн" мәгълүмат көне уздырылды китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Яңа китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар табышмаклар сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләре шигырьләр сөйләделәр.