Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Яз көлә,Нәүрүз килә!"

әүрүз бәйрәме-Азиянең күп кенә илләрендә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр бәйрәм итә торган борынгы бәйрәм, мөселманнар бәйрәмне ел саен 21 мартта билгеләп үтәләр. 22 март көнне Орнашбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Нәүрүз - яз бәйрәме»дигән милли бәйрәм үткәрде. Бәйрәм балаларны татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Балаларга матур киемдә Нәүрүз-яз һәм Кыш бабай кунакка килде. Балалар җырладылар, биеделәр, халык уеннарында катнаштылар, яз турында табышмаклар чиштеләр.