Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Ак калфагың ,челтәр шәлең,бик килешә әбекәй йөзеңә"

1 октябрь Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан китап укучы әмма йөри алмаучы, әби бабаларыбызның өйләрендә булып аларны бәйрәм белән котладык.6  октябрь көнне Орнашбаш мәдәният йортында барлык өлкәннәребез өчен "Ак калфагың,челтәр шәлең бик килешә әбекәй йөзеңә" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрдек.Кичәбездә авылыбызда туып үскән бүгенге көндә Арча,Казан шәһәрләрендә яшәүче өлкәннәребездә катнашты.Алар барлык өлкәннәргә безнең китапханәбезгз авылдашыбыз,күп кенә китаплар авторы,шагыйрә Флёра Мәрдәнованың "Зилзилә,Зиләйлүк һәм Җилбәзәк" дип исемләнгән яңа әкият китабын бүләк иттеләр.Кичәбез җыр,биюләр белән үрелеп барылды.Ахырдан бәйрәм чәй табынында тәвам итте.