Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Милли бизәкләр"

Орнашбаш авыл китапханәләрендә "Пушкин картасы" кысаларында мастер – класс элементлары белән фольклор кичәсе узды.Татар милли декоратив сәнгатенең серләре сөйләнелде, укучылар милли бизәнү әйберләре өстендә эшнең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре турында белделәр.Милли бизәкләр  һәрвакыт милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән бәйле халык мәдәнияте һәм тарихының бер өлеше булган.Бүген, этник мода үсеше белән, төрле яшьтәге татар хатын-кызларын матур милли бизәкләрдә күрергә мөмкин.

Чарага татар милли баш киемнәре,күкрәкчәләр,түбәтәйләр остасы Гомәрова Равилә Рәүф кызы чакырылган иде.Ул безне милли баш киеме ясау тарихы белән таныштырды. Китапханәче татар милли кастюмының барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде..