Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Россияне кем яхшырак белә?"

13 июньдә безнең китапханәдә балалар өчен Россия көненә багышланган танып белү уены үткәрелде. Уен Россиядә билгеләп үтелә торган бәйрәм тарихы турында хикәядән башланды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз кануннары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында сөйләделәр. Россия дәүләтчелеге символлары флаг, герб һәм гимн турында ачык мәгълүмат кызыклы булды. Әңгәмәдән балалар Россия флагы тарихы, безнең көннәрдә аның тукымасындагы төсләр нәрсә аңлата икәне турында күп яңалыклар белделәр. Шуннан соң балалар «Кем Россияне иң яхшы белә? " дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.