Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Күңелле балачак"

1 июньдә урамда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле балачак» балалар бәйрәме узды. Чараны Орнашбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырдык. Чара башында кросс узды. Бәйрәм кунаклары өчен зур бәйрәм программасы әзерләнде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, капчыкларда оста сикерделәр, авызларына кашык белән йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һәм башка күп нәрсәләр. Балалар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән аралаштырып барылды.