Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Җәй ямьле китап белән."

 

      Җәй - ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә, иң кызыклы китаплар уку вакыты. Җәй көне китапханә ял итү һәм иҗат үзәгенә әверелә. Конкурслар, уеннар, маҗаралар, сәяхәт һәм бүләкләр балаларның ялын кызыклы гына түгел, файдалы да итәргә мөмкинлек бирәчәк. Менә бүген Урнашбаш авыл китапханәсе Урнашбаш авылы мәдәният йорты белән берлектә "Җәй ямьле китап белән"- дип исемләнгән әдәби сәгате оештырды". Балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, анда балалар укуы өчен төрле жанрлы китаплар тәкъдим ителде. Балалар яраткан язучыларны һәм аларның китапларын искә төшерделәр.Табигатьтә төрле уеннар уйнадылар.