Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Җиңү язы килде җиргә, яңара хәтер кабат"

8 май көнне Орнашбаш авылында Бөек Җиңүгә багышланган "Җиңү язы килде җиргә,яңарахәтер кабат"дип исемләнгән тантаналы митинг-парад узды. Котлау сүзе белән Утар Аты авыл җирлеге башлыгы А.Г. Мөхәммәтгалиева чыгыш ясады. Бәйрәм Утар Аты мәктәбе укучылары чыгышы белән дәвам итте.Алар "Минем таянычларым"спектаклен куйдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.