Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тукай сүзе"

26 апрель көнне без китапханәдә шигырьләр бәйрәме үткәрдек. Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланды. Аның шигырьләре һәм балалар һәм өлкәннәргә әкиятләре бик кызыклы һәм аңлаешлы. Әкият геройлары балаларда кеше өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияли. Чараның максаты: балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бурычлар: балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Аның әсәрләре ярдәмендә балаларда намуслылык, гаделлек, мәрхәмәтлелек һәм ярдәмчеллек формалаштыру, нәфис сүз белән ләззәтләнү сәләтен тәрбияләү, аны үз сөйләмендә куллана белү (мәкальләр, әйтемнәр, халык сүзләре). Габдулла Тукай шигырьләренең һәм әкиятләренең образлы телен тоярга һәм аңларга өйрәт. Татар балалар әдәбияты турында ата-аналарның күзаллауларын киңәйтергә һәм аларны әдәби әсәрләрне гаилә укуына өйрәтергә.

Бәйрәм барышында Тукай шигырьләрен иң яхшы сөйләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдык. Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.