Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Җирле үзидарәдә, авыл язмышы"

       21 апрель Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Җирле үзидарәдә, авыл язмышы" дип исемләнгән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрде.Җирлек башлыгы Альбина Газинур кызы халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.Бәйрәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барылды. Шулай ук китапханәче "Эше барның ашы бар" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.