Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тылсымлы син татар кызы"

29 март көнне китапханәдә 2022 нче ел Россиядәхалыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан"Тылсымлы син татар кызы" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне китапханәбездә ел башыннан эшләп килүче "Милли җәүһәрләрнең үз яме" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башлап җибәрдек.Биредәге Нурзия Сергеевнаның "Тылсымлы бизәкләр" китабы ярдәме белән  кызларыбызны татар кастюмнары белән таныштырдык. Татар декоратив гамәли сәнгатенең һәркемгә таныш бер төре - татар кастюмы.Киемдә берсеннән берсетулыландырып гамәли сәнгатьнең берничә матур чигелешләр,зәркан элементлары кулланыла.Без милли киемнәргә элекке елларга караганда күбрәк ихтибар итә башладык.Татар кызлары матур итеп милли киемебездән киенеп йөри башладылар.Зәвыклылыкны кечкенәдән тәрбияләү кирәк.Кичә матур җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барылды.