Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Хатын - кызның һәр эшеннән нур бөркелә"

26 март көнне Урнашбаш авыл клубы белән берлектә, Россия халыкларының  мәдәни мирасы елына багышланган “Хатын-кыз эшенең нур бөркелә” дигән фольклор бәйрәме үткәрелде. Чара “Чигү чигәм” фольклор тамашасы белән башланып китте. Бәйрәм “Милли җәүһәрләрнең үз чокыры” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрү белән үрелеп барды. Анда кул  эшләнмәләре һәм татар костюмнары турында китаплар, төрле бәйләү үрнәкләре булган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырса,. хатын-кызлар үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Мастер-класслар күрсәттеләр.Фольклор кичәсе ахырында без бергә татар халык җырларын, уеннарын башкардык.Бәйрәм бик үзенчәлекле һәм күңелле узды.Киләчәктә авылыбызның уңган хатын – кызларыбызның кул эшләре белән таныштыруны үзебезгә максат итеп куйдык.