Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"С детской книжки по планете"

 

   Китапханәче Урнашбаш балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә кече яшьтәге балалар өчен "С детской книжки по планете" дигән рәсем конкурсы узды. Кечкенәдән балалар нигездә рәсемнәр аша китапларда укыйлар. Төсләр, рәсемнең матурлыгы аларны кызыксындыра. Матур рәсемнәргә күбрәк караган саен, балаларда рәсем ясау теләге күбрәк туа. Шуны искә төшереп, без нәни укучыларыбыз белән төрле китаплардан рәсемнәр ясап карарга булдык. Һәр планетада төрле үсемлекләр һәм хайваннар яши. Әкиятне укыганнан соң, балалар үзләре теләгән төрле рәсемнәр ясадылар. Конкурсның төп максаты - балаларны ирекле иҗади рәсемгә өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү.